Меню

100 летию тасср своими руками

Из прошлого в настоящее: что значит столетие ТАССР

Редакция KazanFirst запускает серию исторических очерков о становлении республики.

В мае будущего года Татарстан будет отмечать 100-летие Татарской Автономной Советской Социалистической Республики, или ТАССР. У неискушенного в новейшей истории человека, особенно если он получил образование в обычной российской средней школе, неизбежно возникнут вопросы. Например:

— Какое отношение этот вековой юбилей имеет к Татарстану?

— ТАССР и Татарстан — разве это одно и то же?

Кто-то пойдет ещё дальше и задаст вопрос: почему на центральной площади Казани стоит памятник Ленину?

Любознательные могут спросить что-то актуальное. Скажем, когда появились уроки татарского в школах и были ли они обязательными?

Начать надо с самого первого. Современный Татарстан и есть ТАССР. Просто в определенных и совсем недавних исторических обстоятельствах республика перестала быть Автономной Советской и Социалистической, а осталась просто Татарской республикой.

Вы все знаете праздник 30 августа, но мало кто помнит уже (хотя всего 30 лет прошло), что именно в этот день в 1990 году было установлено, что Татарская Советская Социалистическая Республика и Татарстан — это одно и то же. Так что в 2020 году мы будем отмечать столетие современного Татарстана, поскольку многое в нем, начиная от административных границ и заканчивая общими чертами политического устройства, регион получил почти 100 лет назад.

Зачем в центре Казани памятник Ленину

Почти каждое утро президент Татарстана Рустам Минниханов постит у себя на странице в «Инстаграме» символическую фотографию из окна рабочего кабинета, и каждый раз в центре кадра оказывается Ленин — его статуя украшает самый центр Казани более полувека. В последние годы нет-нет да и прозвучит громко вопрос: а что Ленин сделал для Казани, кроме того, что прожил здесь в юности несколько месяцев? Некоторые даже спрашивают, зачем нужен в Казани Ленин и не пора ли сменить памятник ему на что-то «более татарское».

В мае 1920 года Владимир Ленин, председатель Совета народных комиссаров РСФСР и вождь победившей революции, поставил свою подпись под декретом о создании Татарской республики и тем самым навсегда вошел в историю татарского народа как один из отцов-основателей современной татарской государственности. На площади Свободы в Казани установлен памятник отцу-основателю современного Татарстана. Если воспринимать Ленина в этом контексте, то его статуя стоит вполне заслуженно и в политическом измерении до сих пор гиперактуальна.

«Мы должны создать автономную Татарскую республику, — говорил Ленин в феврале 1920 года. — И ту же политику продолжаем по отношению ко всем восточным народам». Одно это ставит его на первое место в реестре новейшей истории Татарстана.

Уроки татарского

Ровно 100 лет назад никакой Татарской республики не было: была Казанская губерния, которая включала в себя территории ещё двух современных республик -Марий Эл и Удмуртии. Они тоже будут справлять свои столетние юбилеи скоро. Об отношении тогдашнего российского государства к народам, в этом государстве проживающим, говорит один эпизод. В 1870 году министр просвещения Российской империи граф Толстой писал на имя Александра II: «Обрусение татар может быть введено лишь путем распространения русского языка и образования, с устранением всех таких мер, которые могли бы породить в этом, по природе подозрительном, племени опасение в посягательстве правительства на отклонение детей от их веры».

Довольно примечательная и запоминающаяся фраза, особенно если вспомнить, что сейчас происходит в нашем образовании. А также недавнюю борьбу с законопроектом о добровольном изучении родных языков.

В связи с этим возникают вопросы: когда стали преподавать в школах татарский язык и когда татарский стал вторым государственным языком? Формально это произошло всего 98 лет назад. Де-факто эти вопросы до сих пор на повестке.

25 июня 1921 года, спустя год после учреждения на месте Казанской губернии Социалистической и Советской Татарской республики, был принят декрет «О реализации татарского языка в пределах Татреспублики». Этим декретом татарский язык был объявлен государственным языком на всей территории ТАССР. Не знаю, есть ли такие планы, но министерству образования и науки Татарстана стоит как-то отметить в 2021 году столетие этого декрета. Например, провести большой круглый стол по татарскому языку. Ведь значение этой декларации никак не меньше декрета об образовании ТАССР.

Тогда ставилась задача — к 10-летию ТАССР, то есть к 1930 году, установить юридическое и практическое равноправие татарского и русского языков в общественных и государственных учреждениях, а также на предприятиях, где большинство составляли татары. Также интересно, что декрет 1921 года тоже объявил добровольный принцип изучения татарского языка — для всех желающих.

Читайте также:  Держатель для свечи церковной своими руками

К началу 1920-х в ТАССР проживали 2,8 млн человек. Из них абсолютное большинство — 2,6 млн — были сельскими жителями. Около 200 тысяч жили в городах. 55% населения составляли татары, 42% — русские.

Советская власть в Татарской республике исходила из того, что статус русского языка и так понятен и в дополнительной поддержке не нуждается, а вот татарский язык никогда не выходил за границы замкнутых общин, что городских, что сельских, и его надо поднимать на более высокий уровень.

По всей ТАССР были созданы комиссии по реализации татарского языка во главе с Центральной комиссией, а в государственных ведомствах засели «тройки», в чьи задачи входило выполнение плана по внедрению нового госязыка.

К 1 февраля 1923 года все печати, штампы, уличные вывески ведомств в республике должны быть переведены на татарский. Необходимо было наладить типографское производство государственных документов, обеспечить технические возможности для организации документооборота на татарском, запустить службы перевода и т. д.

Чем закончился этот процесс, как происходило становление Татарской республики, мы обязательно расскажем в следующих публикациях.

Источник

Материал посвященный 100 летию создания ТАССР

Новые аудиокурсы повышения квалификации для педагогов

Слушайте учебный материал в удобное для Вас время в любом месте

откроется в новом окне

Выдаем Удостоверение установленного образца:

ТАССР ТӨЗЕЛҮНЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫ ТУРЫНДА ТАРИХИ БЕЛЕШМӘ

Әзерләде буа районы яңа чәчкап гомуми урта белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гыймадова Тәнзилә Бакый кызы

1917 ел – Россиядә революцион хәрәкәтләр нәтиҗәсендә Патша Николай II тәхеттән баш тарта. Дәүләттә революцион хәрәкәтләр февральдән октябрьга кадәр дәвам итә.

Ләкин илгә тынычлык килми, 1917 нче елның нояберендә Россиядә гражданнар сугышы башлана. Сәбәбе — кискен сыйнфый тигессезлек һәм идеяләр туры килмәве. Б әрелешләргә гаять көчле милли-азатлык хәрәкәте дә кушыла: элеккеге империя составына кергән халыклар милли үзбилгеләнеш мөмкинлеген тудырган тарихи форсатны тормышка ашырырга омтыла.

1920 елның 20 гыйнварында Россия коммунистлар партиясенең үзәк комитеты утырышы була. Бу вакытларда оештыру мәсьәләләре һәм республиканың чикләрен билгеләү буенча эшче комиссияне милләтләр эшләре буенча халык комиссары Иосиф Сталин җитәкли. Ләкин әзерлек эшләренең барышына тулысынча Владимир Ленин контрольлек итә.

Владимир Ильич Ленин татар коммунистик хәрәкәте вәкилләре белән дә очрашу үткәрергә була. 1920нче елның 22 нче мартында Мәскәүгә Казаннан делегация килә. Бу «Эшче» газетасы мөхәррире Борһан Мансуров, Көнчыгыш халыкларының коммунистик оешмалары Үзәк бюросы рәисе урынбасары Мирсәет Солтангалиев, Көнчыгыш халыкларының коммунистик оешмалары Үзәк бюросы рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев керә.

Татар коммунистларының нәкъ менә әлеге өч лидеры яшь республиканың төп оештыручылары була.

Әлеге очрашудан соң, берничә айга сузылган , киеренке, кайнар бәхәсләрдән һәм фикер алышулардан соң, 1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турындагы Декрет басыла.

Яшь респуликаның беренче җитәкчесе итеп Сәхибгәрәй Сәетгалиев билгеләнә.

1920 елның 26 сентябрендә ТАССР Советларының I Оештыру (Учредительный) съезды уза. Анда Борһан Мансуров җитәкчелегендә Татар Үзәк башкарма комитеты , Халык комиссарлары советы сайлана, соңгысын Сәхибгәрәй Сәетгалиев җитәкли башлый.

ТАССРның аякка басуы бик авыр шартларда бара. Республикада икътисадый җимереклек, эпидемияләр һәм ачлык хөкем сөрә. 1921 елда, әлеге афәтләрнең иң кискен вакытында, ТАССР хөкүмәтенең беренче составы зур үзгәреш кичерә. Сәхибгәрәй Сәетгалиев Кырым АССР Халык комиссарлары Советы рәисе вазыйфасына күчерелә. Аның эшен Вакытлы революцион комитет әгъзасы, элеккеге сәламәтлек саклау халык комиссары Кашшаф Мохтаров кабул итеп ала. Нәкъ менә Кашшаф Мохтаровка һәм аның көрәштәшләренә ул чорның гаять кискен шартларында республика белән идарә итәргә туры килә. ТАССР хөкүмәтенең яңа составы 1921 елгы ачлык һәм җимереклек нәтиҗәләрен шактый кыска вакыт эчендә җиңүгә, Гражданнар сугышы вакытында какшаган һәм коточкыч хәлгә килгән финанс системасын тотрыклыландыруга, республиканың тулыканлы бюджетын формаштыруга, катгый салым эшчәнлеге алып баруга ирешә.

Индустриальләштерүгә курс 1925 елның декабрендә ВКП(б)ның XIV съездында игълан ителә. Төп максат күбрәк аграр ил булган СССРны көчле индустриаль илгә әйләндерү була. Татарстанда индустриальләштерү 1927 елда башланып китә һәм 1929-1937 елларны үз эченә алган беренче бишьеллыклар чорында дәвам итә. Әлеге вакыт аралыгында 100 дән артык сәнәгать предприятиесе төзелә һәм реконструкцияләнә. Заманча җитештерүләрне берләштергән тулы бер тармаклар барлыкка килә: машина төзелеше, нефть химиясе, энергетика, җиңел сәнәгать. Казан мех комбинаты, Казан авиакомбинаты (1932), «Пишмаш» заводы (1933), Синтетик каучук заводы (1932-1934), Кинофотокомбинат (1933-1935), ТЭЦ-1, ТЭЦ-2 һәм башка бик күп предприятиеләр сафка бастырыла.

Татарстан илнең индустриаль яктан алга киткән төбәкләренең берсенә әверелә. Республика халык хуҗалыгында җитештерелә торган продукциянең дүрттән өч өлешеннән артыгы сәнәгать тармакларына туры килә.

Читайте также:  Безешки для украшения торта своими руками

Традицион рәвештә аграр саналган ТАССРда авыл хуҗалыгын күмәкләштерү гаять авыр һәм каршылыклы бара. 1927 елның декабрендә узган ВКП(б)ның XV съезды карарларын тормышка ашырып, җирле хакимият хуҗалык итүнең күмәк формаларына күчүне акрынлап башкарырга дигән күрсәтмәне бозып, тоташ күмәкләшү барышында мәҗбүр итү чаралары куллана башлый.

Шулай да крестьяннар колхозларга керүдән һәм дәүләткә икмәк тапшырудан баш тарта. Кулаклар исемлегенә кергәннәр һәм дин әһелләре совет хакимиятенең төп дошманнары дип игълан ителә.

Репрессия чаралары нәтиҗәсендә 1930 елга таза тормыш алып барган 14 меңгә якын хуҗалык юкка чыгарыла. 40 мең кеше республикадан читкә сөрелә, күпләр озак срокларга төрмәләргә һәм лагерьларга озатыла. Репрессияләрдән курку-өркү тоташ күмәкләштерүне башкарып чыгарга мөмкинлек бирә, республика аны үткәрү сроклары һәм темплары буенча илдә өченче урынга чыга.

Беренче бишьеллыклар чорында И.В. Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» мәкаләсе басылганнан соң, бу юнәлештәге сәясәт кискенлеген шактыйга киметә. Нәтиҗәдә Татарстанда крестьяннар массачыл рәвештә колхозлардан чыга башлый, аларны бары тик хөкүмәтнең махсус икътисадый һәм стимуллаштыру чаралары нәтиҗәсендә генә кире кайтаруга ирешәләр. Әлеге чараларга машина-трактор парклары төзү, егермебишмеңчеләр ярдәме, колхозларга һәм совхозларга шактый зур финанс ярдәме күрсәтү, авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү, аңлату чаралары алып бару һәм башкалар керә.

Икенче бишьеллык ахырына күмәкләштерү колачы 91,5 процентка җитә. Тракторлар саны биш мәртәбәгә арта, комбайннар – алты тапкырга (бу 5 мең трактор һәм 2 меңгә якын комбайн дигән сүз). Колхозларда уңыш күләме бер гектардан 10 центнерга җитә.

1934 елның 3 гыйнварында ТАССРны Ленин ордены белән бүләклиләр. Анда мондый сүзләр бар: «Төп авыл хуҗалыгы эшләрен (чәчү, урып-җыю җыю, орлыкка калдыру) үткәрүдә, колхоз һәм совхозларны ныгытуда һәм дәүләт каршындагы бурычларны үтәүдә гаять зур уңышлары өчен».

Бу урында 1930-1937 нче елларда ТАССР Халык комиссарлары Советын җитәкләгән Абрамов Кыям Алимбәк улы (1897-1938) турында әйтеп үтәргә кирәктер. Ул чордагы гаять зур уңышлар һәм үзгәртеп корулар әлеге шәхес исеменә, аның җитәкчелек талантына бәйле. Абрамов җитәкчелегендә республика авылда күмәк хуҗалыклар оештыру һәм төбәктә авыр машина төзелеше тармагын булдыру буенча партия планнарын үтәп чыгуга ирешә. Республика белән җитәкчелек итүдәге гаять зур уңышларын исәпкә алып, СССР ҮБКның 1935 елның 15 мартындагы Карары белән К.А. Абрамов совет дәүләтенең иң югары бүләге — Ленин ордены белән бүләкләнә. Кызганычка каршы, өч елдан соң, 1938 елның маенда, Кыям Абрамов, «солтангалиевчелектә» нахакка гаепләнеп, атып үтерелә. 1937-1938 нче елларда совет Татарстанының күп кенә талантлы җитәкчеләре, ХХ гасырның 20 нче һәм 30 нчы елларының беренче яртысында фәндә, мәдәнияттә якты үзләреннән соң эз калдырган кешеләр сәяси репрессия корбанына әйләнә. Алар арасында – совет Татарстанына нигез салган С. Сәетгалиев, М. Солтангалиев, татар әдәбияты классигы Г. Ибраһимов, тарихчы М.Г. Худяков, драматург К. Тинчурин һәм башкалар бар. Авыл хуҗалыгын күмәкләштерү һәм икътисадны индустриальләштерү нәтиҗәсендә Татарстан илнең алга киткән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәгенә әйләнә, ләкин хуҗалык тормышын катгый үзәкләштерү, икътисадый ирекнең, республика милкенең чынлыкта булмавы, шулай ук милли хокукларга һәм крестьян халкының хокукларына кагылышлы җитешсезлекләр, кайчак җәмәгатьчелек арасында кискен каршылык уятып, автономия статусының мәгънәсен киметә.

Күпсанлы талантлы фәнни һәи иҗади интеллигенция вәкилләренең пәйда булуы — ТАССРда мәгариф үсешен күрсәткән уңай факторларның берсе. Татар әдәбиятында Гадел Кутуй, Һади Такташ, Кави Нәҗми, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким исемнәре яңгырый, профессиональ музыка өлкәсендә – Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, театр сәнгатендә – Кәрим Тинчурин, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, фәндә — Гыйлем Камай, Хәмит Мөштәри, Николай Чеботарев, Николай Четаев һ.б. бик күпләр.

Татар профессиональ совет әдәбиятының, музыкасының, театрының, сынлы сәнгатенең, академик тикшеренүләр һәм вуз фәненең чәчәк атуы җиңел булмаган дәүләт сәясәте шартларында милли үзаңны, туган телне, мәдәниятне саклап калырга, дөнья цивилизациясе казанышларн үзләштерергә мөмкинлек бирә. Европа матбугатында югары бәя алган беренче милли «Сания» һәм «Эшче» опералары куела, опера һәм башка театрлар ачыла, иҗади союзлар барлыкка килә, татар һәм республика халыклары телләрендә массакүләм мәгълүмат чаралары пәйда була. Композитор Салих Сәйдәшев иҗаты ил күләмендә популярлык казана.

Бөек Ватан сугышының беренче айларыннан ук ТАССРда илнең иң мөһим тыл-сәнәгать базасы, оборона предприятиеләре формалаша, авиация сәнәгате үсеш ала. Казанда күренекле совет конструкторлары А.Н. Туполев, С.П. Королев, В.М. Петляков, В.П. Глушко һәм башкалар эшли. Казанда атаклы Пе-2 бомбардировщигы җыела, реактив двигательләр өлкәсендәге тикшеренүләр алып барыла, алар киләчәктә СССР космик сәнәгате нигезен тәшкил итәчәк.

Бүген авиатөзүчеләрнең хезмәт традицияләрен Россия Федерациясенең авиация һәм моторлар төзелеше сәнәгатенә караган эре предприятиеләр: С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы («Туполев» ГАҖ филиалы) һәм Казан моторлар җитештерү берләшмәсе (КМҖБ) уңышлы дәвам итә. Алар илебез оборонасын ныгытуга зур өлеш кертәләр.

Читайте также:  Воздухозаборники ваз 2107 своими руками

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан хәрәкәттәге армия сафларына 700 меңгә якын кеше чакырыла. Сугыш елъязмасы битләренә көрәш кырларында тиңдәшсез кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән Петр Гаврилов, Михаил Девятаев, Газинур Гафиятуллин, Гази Заһитов, Мәгубә Сыртланова һәм башкаларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылган. Советлар Союзы Героеның Алтын Йолдызына лаек булган 11 519 совет сугышчысы арасында сан ягыннан татарлар, руслар, украиннар һәм белоруслардан кала, дүртенче урында тора. Фашистлар әсирлегендәге хәрбиләр арасында актив антифашистик хәрәкәт оештырган герой шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең тиңдәшсез батырлыгы югары гражданлык һәм сугышчан рух чагылышы, совет кешеләренең какшамас ныклыгы, патриотизмы, фидакарьлеге үрнәге булып тора.

Татарстанның сугыштан соңгы тарихы көчле үзгәртеп корулар, фәнни һәм мәдәни потенциалның туктаусыз үстерелүе белән бәйле.

1940 нчы еллар ахырында ТАССР тарихында яңа мөһим чор башлана. Бу елларда Ромашкино, Баулы, Зәй нефть чыганаклары ачыла һәм үзләштерелә. Шул чордан башлап, республикада нефть чыгару күләме туктаусыз үсә. 1970 нче елларга ТАССР илдә табылган нефтьнең 30%ка якынын бирә. 1971 елга республика җир астыннан беренче миллиард тонна кара алтын чыгарыла, икенче миллиард тоннаны нефтьчеләр 1981 елда таба.

1950-1970 нче елларда сәнәгать предпритиеләре интенсив үсеш кичерә. 1959 елда Казанда органик синтез заводы төзелеше башлана. Ул республикадагы иң эре химия заводларының берсенә әверелә.

Шул ук чорда ТАССРның төньяк-көнчыгышында Кама территориаль-сәнәгать комплексы актив үсә. 1961 елда Түбән Кама нефть химиясе комбинатына нигез салына. Бүген “Түбән Кама Нефтехим” илебез нефть химиясе сәнәгатендәге иң эре предприятиеләрнең берсе санала. 1969 елда Кама автомобиль заводы – гаять зур автогигант төзелеше башлана. 1976 елның февралендә конвейердан беренче авыр йөк автомобиле – “КАМАЗ” төшә. Республика энергетиканы үстерү юнәлешендә дә зур адымнар ясый. 1960-1970 нче елларда Зәй ГРЭСы, Түбән Кама ГРЭСы эшли башлый.

1940 нчы еллар уртасыннан 1980 нче еллар уртасына кадәр республикада сәнәгатьне интенсив үстерү нәтиҗәсендә, республикада урбанлашу процессы көчәя. ТАССРда шәһәрдә яшәүчеләрнең саны арту күрсәткече ил күләмендәге белән чагыштырганда югарырак була. 1950-1960 нчы елларда республиканың көньяк-көнчыгышы актив урбанлаша. 1950 нче елларда Әлмәт, Лениногорск кебек яңа шәһәрләр, Азнакай, Баулы, Зәй һәм башка күп кенә эшче бистәләре барлыкка килә.

Нефть табуның рекордлы күләмнәре, “КАМАЗ” төзелеше, Түбән Кама территориаль-җитештерү комплексының барлыкка килүе совет икътисадына гына түгел, тулаем дөнья икътисадына да җитди йогынты ясый.

Ләкин Татарстанның сәяси бүленеш принцибына таянып билгеләнгән чикле автономиясе алга таба социаль-икътисадый һәм мәдәни үсеш мөмкинлекләрен тыеп тора. Республика халыкларының иҗтимагый үзаңында Татарстанның дәүләт статусын ныгыту, күтәрү идеясе торган саен ныграк популярлаша бара.

1990 елда Дәүләт суверенитеты турындагы декларацияне игълан итү 1920 елда ТАССР төзелү турындагы Декретта билгеләнгән дәүләтчелекне торгызу процессының табигый дәвамы була. 1990 нчы еллардагы үзгәртеп корулар, социаль-икътисадый реформалар нәтиҗәсендә республика сәясәттә, икътисадта һәм мәдәнияттә, халыкара багланышларда мөстәкыйльлек ала, аның тарихи үсешенең үз мантыйгы пәйда була.

1990нчы елның 30нчы августында ТАССРның Дәүләт Советы “Татарстан республикасының дәүләт суверенитеты” декларациясен кабул итә. Республикабыз яңа исем ала Советлар Союзы Республикасы – Татарстан.

1991нче елда СССР дәүләте таркала. 1991нче елның 24нче октяберендә Татарстан Советлар Союзы Республикасы Дәүләт Советы “Татарстан Республикасының суверенитеты” турында карар кабул итә.

1992нче елның 7нче февралендә Татарстан Советлар Союзы Республикасы яңа исем ала – Татарстан Республикасы.

1991нче елның 26нчы декабрендә Татарстан халкы Россия Федерациясе составына керү теләге белдерде. Ләкин барысы да шома гына бармый шул. Россиянең Конституцион суды Татарстан Конституциясен кабул итми, Татарстанга исә Федератив килешү ошамый һәм республика килешүгә кул куюдан баш тарта. Ике дәүләт арасында 2 елга сузылган сөйләшүләр башлана.

1994нче елның 15нче февралендә ике дәүләт җитәкчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев һәм Борис Николаевич Ельцин Татарстан Республикасының Россия Федерациясе составына керүе турындагы килешүгә кул куялар.

2010 елда Татарстан Президенты вазыйфасын аңа кадәр республика Министрлар Кабинетын җитәкләгән Рөстәм Миңнеханов кабул итеп алды.

Бүген Татарстанда алгарышлы икътисадый үсеш, алга таба да инвестицияләрне актив җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру, XXI гасыр кешесе лаек заманча социаль инфраструктураны төзү мәсьәләләрен хәл итү өстенлекле эш юнәлешләре булып санала.

Республика халыклары иртәгәге көнгә ышаныч белән карый. ХХ гасырда үтелгән юл, каршылыклы һәм бик авыр булуына да карамастан, дәүләтчелекне торгызу, традицияләрне кире кайтару, республиканың Россия һәм дөнья цивилизациясендә уникаль урынын эзләү вә билгеләү тарихы булды.

Источник

Adblock
detector